Чәйләрегез тәмле булсын! Сорагач куям.Аңлашылмаса,пешерә башлаганчы сорагыз.Уңып кына пешсен. Мине беләсез инде,мин ризыкларны төрләндереп ,үзгәртеп пешереп карарга яратам. Әлеге пирогның камыры күптән түгел генә сезгә тәкъдим иткән пирогымныкы. Эчлеген генә үзгәрттем. Камырым бераз гына артып калды.Иртәгә шул калган камырдан башка бер ризык пешереп карарга исәп). Ә Сез бераз гына күләмен киметсәгездә ярар.Табагызның күләмен карыйсыз инде) Рецепт. Камыр өчен. 200 гр.акмай ; 100 гр.шикәр комы ; 2 йомырка ; 2-3 аш кашыгы кибет каймагы; 300-350 гр.он(чама белән); 1 чәй кашыгы камыр көпшәкләндергеч(разых-ль); Бер чеметем тоз. 👆Камырга онны акрынлап кушабыз. Аз булса бераз өситбез. Эчлек өчен: -400 - 500гр эремчек -100гр шикәр комы -1-2 йомырка -100гр каймак(кибет сметанасы) -төше алынган чия Эш барышы. Пирог өчен камыр басабыз. *майны шакмаклап турыйбыз *шикәр комын салып май белән бутыйбыз; * 4 аш кашыгы он салып валчык хасил булганчы уабыз ; * ике йомырканы,кибет каймагын салабыз; * калган онны + көпшәкләндергеч(разрыхлитель) салып бетереп камырны басып бетерәбез. Артык йомшак булса 4-5 аш кашыгы онны кушарга була. Камырыбызны элпәгә(пищевая плёнка) төреп ярты сәгатькә суыткычка куябыз. Камыр ял иткәндә эчлекне әзерлибез. Эчлек әзерләү. 100гр шикәр комын,1-2 йомырка,100гр каймакны (кибет сметанасы) бик яхшылап миксер ярдәмендә болгатабыз.Шуңа 400-500гр эремчекне салып бер масса хасил булганчы миксер белән тагын болгатабыз. Әзер камырны табага җәябез,кырыйларын күтәрәбез,эченә эчлекне салабыз.Күп итми генә төше алынган чияне салып чыгабыз. Өстенә(таба кырыйлап) валчык(йомшартылган май+шикәр комы, он.Барсын бергә уабыз)сибеп пешерергә куябыз.Уңып пешсен берүк. Бик яхшылап укыгач кына пешерә башлыйбыз.